Тема: Туфан Миңнуллин иҗатына күзәтү.
Әлмәндәр – ил карты.
Әлмәндәр – ил карты.
Максат: 1.Күренекле
драматургыбыз иҗаты буенча өйрәнгәннәрне гомумиләштерү
2. «Әлмәндәр – ил карты».Әлмәндәр
образы аша яшәү мәгънәсен аңлату;
3.Укучыларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт,
соклану, горурлык хисләре тәрбияләү;
Җиһазлау:Т.Миңнуллинның
портреты, китапларыннан күргәзмә, “Сабантуй” газетасы, “Авыл эте Акбай”
тамашасының афишасы, укучыларның презентацияләре,
Дәрес барышы
1.Оештыру. 1.Уңай
психологик халәт тудыру.
2.Дәрес максаты белән таныштыру.
Бүгенге дәрестә без Туфан Миңнуллин һәм аның иҗаты буенча
белемнәребезне гомумиләштерербез.”Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе буенча Әлмәндәр
образы өстендә эшләрбез.
Укытучының кереш сүзе. Дәресемне
Президентыбыз М.Ш Шәймиев сүзләре белән башлыйсы килә:”Туфан Миңнуллин - гаҗәеп
талант иясе. Берсеннән берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләрен коеп кына куя, коеп
кына тора..” Заманыбызның, тормышның кайсы ягына гына кагылмасын, Туфан Миңнуллин
аны үзенчә күрә, үзенчә бәяли һәм халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек
итеп сурәтли. Аның геройлары күп сөйләшми, монологлары кыска, диалоглары җанлы,
һәм мавыктыргыч. Ул геройларын көчләп сөйләштерми, алар үзләре сөйләшә, үзләре
мөстәкыйль тормыш белән яши, уйный-көлә, шаяра. Олпат Ил агасы, милләт язмышы өчен
кайгырып, ил борчуы белән борчылып яшәүче һәм иҗат итүче олуг зат, фидакарь шәхес
ул. Аның әсәрләренең сере, тылсымы нәрсәдә? Ничек аның әсәрләре шул кадәр дә җанлы,
мавыктыргыч икән?
II.Белемнәрне актуальләштерү
Сүз укучыларга бирелә. Күренекле драматургның тормыш юлын кабатлап үтәбез.
«Әлмәндәр – ил карты».Әлмәндәр
образына характеристика
1 укучы комедиянең эчтәлеге белән
кыскача таныштырып чыга.
Спектакльнең башыннан ахырына кадәр Әлмәндәр гел сәхнәдә.
Әлмәндәр тормыш фәлсәфәсе, тормышны яратуы, кояш кебек нур чәчеп торуы белән бөтен
татар халкына да, бүтән халыкларга да якын. Һәм иң мөһиме – халык Әлмәндәрне үз
итте.Авыл картларының барысына да уртак бер сыйфат бар. Күпне күргәннәр, күпне
беләләр.Бу картлар кайвакыт үлемнәрен көтеп яшиләр кебек тоела. Бу алай түгел.
Алар – халкыбызның үткән язмышы, тарихы, акыл һәм тәҗрибә мәктәбе.Әлмәндәр
шундыйлардан. Ул үткәнне бүгенге белән тоташтыручы буын кебек.
1.Әлмәндәр
карт белән без кайчан очрашабыз һәм ул нинди киемнән?
2.Әлмәндәрнең
Әҗәл белән очрашуы. Яшәү белән үлем арасындагы каршылыклар.
3. Әҗәл
белән Әлмәндәр кайларда һәм ничә тапкыр очрашканнар?
4.Әлмәндәр
карт Әҗәлне ничек алдалый, ул аның белән ничек сөйләшә?
5.Әлмәндәрнең
Евстигней дәдәй белән дуслыгы турындагы фикерләрегез.
6.Ә хәзер Әлмәндәргә тулы
характеристика бирик.
Әҗәл белән Әлмәндәр арасындагы
каршылыкны нидән гыйбарәт?
Кеше образына кергән, 1550 нче номерлы Әҗәл –
кояшлы Әлмәндәрнең, Гомернең, Яшәүнең капма-каршысы.Ул кара киемнән. Әҗәл Әлмәндәрнең
иң зур, иң көчле дошманы. Әҗәл Әлмәндәрнең улларын тартып алган, күпме кешеләрнең
җанын алган. Әҗәл җимергеч көч. Ул көлә дә белми, эшли дә белми. Аңа Әлмәндәрнең
җанын алу бурычы йөкләнгән. Әҗәл үлемсез. Бар белгәне:кайгы-хәсрәт, күз яшьләре.
Ләкин ул Әлмәндәр белән күбрәк аралашкан саен яхшыра бара. Әҗәл хәтта Әлмәндәрне
алып китәргә үзе дә кызгана башлый.
Әҗәл Әлмәндәрне
ничек сурәтли? Гап-гади кеше. Ләкин
гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да
тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган Кеше. Ул – авылның
шатлыгы, өмете. Аны күреп сөйләшкән кеше кайгысын оныта.(Әҗәл сүзләре)
Тормышның ачысын-төчесен,
нужасын, бәхетен ил белән бергә татый Әлмәндәр.Тик авыр язмыш кичерсә дә, Әлмәндәр
тормышка мәхәббәтен югалтмый, ул һаман-һаман яшәргә омтыла. Үзенең яшәү дәртен
башкаларга да бирә.Шат күңелле, “кеше мине күргәч елмая икән, мин дөньяга кирәк
әле” дип яшәүче карт нигә әле үләргә тиеш? Буыннар эстафетасын саклап калу өчен
ил агасы буларак кирәк әле ул. Улы Искәндәр өчен дә, Мансур белән Гөлфирә өчен
дә, кечкенә малай Илсур өчен дә кирәк әле
ул.Әлмәндәрнең шаян, елмаеп торган күзләре, үзенең картлыгына, хәлсезлегенә
юмор белән генә карый кебек.
Пьесаның төп асылы нәрсәдән гыйбәрәт соң?
Әлмәндәр карт бу дөньяда озак яшәгән.
Инде артыгын яши башлаган, шуңа күрә аны теге дөньяга алып китәргә дип Әҗәл килә.
Әлмәндәр карт бөтен әсәр буенча шушы Әҗәлне тилегә санап, алдап йөртә. Кешенең үлем
белән булган бу көрәшендә картның гаҗәеп дәрәҗәдә тормышка чыдамлыгы, һәм
тормышны сөюе сурәтләнә. Карт үз өстенә төшкән бөтен авырлыкны халкы белән бергә
күтәргән. Ул бирешмәгән, түзгән һәм тормышны яратуын саклап калган. Шуңа күрә дә
91 яшендә дә шәфкатьле, йомшак күңелле, ачык йөзле, көләч күзле Әлмәндәр әле дә
тормышны сөя, хезмәт белән яши, шаянлыгын да югалтмаган. Тормыштан тәм табып яшәү
сакланган. Әлмәндәрдә кешенең чын асылы, зирәк акылы, халыкның күңел байлыгы,
акыллы кешенең тормышка фәлсәфи карашы яшерелгән.
Әлмәндәр
бабайның килене белән аралашканда мөнәсәбәте нинди?
Килене Өммия
белән картның сөйләшүләрендә җитдилек, наянлык, үзсүзлелек һәм хөрмәт итешү
аралашып килә. Өммия аның сәер-әкәмәт кыланышларыннан шактый ук туйган, шуңа күрә
еш кына бәхәскә керә. Ләкин ни генә булмасын ул кайнатасын санлый. Тегесе дә
аны хөрмәт итә.”Озынайса да, кыскарса да –үз телем... Үзеңдә дә сандугач теле түгел”
– ди.
Әлмәндәрнең яшьләр белән аралашуы ничек
бирелә?
Мансур һәм
Гөлфирә кебек яшьләр, кечкенә Илсур белән аралашканда, картның мөнәсәбәте үзгә.
Монда ул – шаян, котыртып-үчекләп сөйләшергә ярата торган кеше. Ул яшьләрне үзенә
тиң күрә, аларны аңлый, аларның яшьлек сыйфатларын хөрмәт итә.Шаяртып, төрттереп
сөйләшүе артында аның һәркемне яратуы, олылавы ята. Илсурга өйрәткән җырлары да
кызыклы.
Әҗәл Әлмәндәрне
ни өчен яктыда, таң алдыннан алып китә?( тексттан табып укып күрсәтегез) 319
бит хрестоматия
Әҗәл.Нәрсә инде син. Кем дип беләсең мине ул кадәр. Син
генә алдашасың, мин гадел эш йөртәм. Кулыңны куймаган килеш сиңа орынаммы?.. Төнлә
алып китмим сине. Таң атканда, кояш чыгар алдыннан, көн уянганда. Күңелең гел
яктыда булгач, үлемең дә якты да булсын. Ә бүген төнлә син теләгән нәрсәңне
эшли аласың.
Әлмәндәрнең
теләге нинди?
Әлмәндәр. Юк. Мин кылган эшләремә үкенмәдем.Эшләргә ниятләгән
эшемне ахырына җиткезеп туктадым. Ярты юлда менә шушы алачык кала, тагын...
тагын... Дөнья кала. Төзелеп бетмәгән дөнья кала. Төзеп бетерәсе иде. Кешеләр үлсәләр
дә, ичмасам, минем яшемә җитеп үз үлемнәре белән үлсеннәр иде. Уттан
кырылмасыннар иде.
Әлмәндәр
бабай якыннарын үз янына җыя да әкрен генә, бер кешегә дә сиздермичә, Әҗәл
белән китеп бара.
Туфан Мижнуллин әсәрләренең сере,
тылсымы нәрсәдә? Ничек аның әсәрләре шул кадәр дә җанлы, мавыктыргыч икән?Дәрес
башында шундый сорау куйган идем (укучылар фикерен тыңлау).
Укытучы сүзе.Туфан Миңнуллинның кешеләрне, тормышны, табигатьне, бар дөньяны яратуыннан киләдер.Аның әсәрләрендәге яман затлар да бөтенләе белән яман түгел, ә бәлки ялгышкан, адашкан бичаралар. Хәтта адәмнәрнең җанын алырга килгән Газраил дә Туфан Миңнуллин кодрәте белән әкренләп яхшы якка үзгәрә.
Туфан Миңнуллинның һәр әсәрендә, әсәрнең үзәгендә ихласлык һәм халык язмышы өчен борчылу ята. Ул һәр сүзне кайда һәм ничек итеп әйтергә кирәклеген яхшы белә.
Туфан Миңнуллин әсәрләрен укыгач, пьесаларын карагач, арыган күңелләргә дәрт өстәлә, озак кына аның геройларыннан аерыласы килми, тагын-тагын шул образлар белән очрашасы килә.Туфан Миңнуллин үлемсез әсәр иҗат итте.Әлмәндәрләр үлемсез.Аның тормышка, кешеләргә булган булган мөнәсәбәте, тормышны яратуы үлемсез.
Бегәнебезчә, әлеге әсәр 30 ел буе сәхнәдән төшмичә, Г. Камал ис. Татар Дәүләт Академия театрында куелды.
Әсәрне сәхнәләштерү тарихыннан
IV.Өй эше
Үзеңә
ошаган 3 теманың берсенә сочинение язарга.
1.”Әлмәндәр
– ил карты”
2”Әлмәндәр
чын халыкчан образ”
3.”Туфан
Миңнуллинның татар драматургиясен үстерүдәге
роле”
V.Билгеләр кую. Йомгаклау.
Чыганаклар:
http://gzalilova.narod.ru/adabiyat_deftere/11-TM-AA.html
http://www.knigafund.ru/
Чыганаклар:
http://www.knigafund.ru/
Комментариев нет:
Отправить комментарий