среда, 20 ноября 2013 г.

Тема: Сыйфатны гомумиләштереп кабатлау.

6 нчы класста татар теленнән  ачык дәрес 
Укытучы:  З
әкиҗанова Ландыш Хайдаровна.

Дәреснең максатлары :

-сүз төркеме буларак сыйфат турындагы белемнәрне гомумиләштерү, 
-җөмләдән сыйфатларны танып белү күнекмәсен камилләштерү, 

-фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү;

-укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;
- балаларда ата-анага, карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Тибы: йомгаклау дәресе.

Методы:  презентация карау, әңгәмә,  төркем   белән   эш,   тестлаштыру,   таблица   белән эш,  индивидуаль  мөстәкыйль  эш,  рәсем буенча   иҗади язма эш.

Җиһазлау :

1)Дәреслек. 
2) Биремле карточкалар. 
3) ”Синонимик оя” уены өчен кәгазь тасмалар. 
4) Компьютер. 
5
) компьютер презентациясе ”Сыйфат сүз төркемен кабатлау”,                           6) тестлар, 

     7)пейзажлы рәсемнәр.

Дәрес барышы. 

I.Оештыру.

-уңай психологик халәт тудыру, 
-дәреснең максаты белән таныштыру. 

Укытучы: Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Дәресне башлыйбыз. Бүгенге дәрестә сыйфат темасын гомумиләштереп кабатларбыз, белемнәрне искә төшереп ныгытырбыз, фикерләү сәләтен үстерү өчен төрле биремнәр башкарырбыз.

II. Актуальләштерү:

Укытучы:  Әйдәгез әле, укучылар, дәресне кыска гына әңгәмәдән башлыйк.

Якынча әңгәмә сораулары

- Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?

- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

- Нәрсә ул сыйфатланмыш?

- Сыйфатларның үзләренә генә хас нинди грамматик категориясе бар?

III. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү, ныгыту һәм гомумиләштерү: 

   Укытучы: Хәзер әйдәгез сыйфат темасын тулырак искә төшерик. Мин биргән сорауларга башта үзегез кул күтәреп җавап  бирергә тырышыгыз, ә аннары без  җавапларның дөреслеген тикшерербез.

- Сыйфатның дәрәҗәләре турында ниләр беләсез?

- Сыйфатлар ничек ясалалар?

- Сыйфатларның исемләшүе турында ниләр беләсез?

- Сыйфатлар нинди җөмлә кисәкләре булыр килергә мөмкин?

(Һәр сорау презентациядә күрсәтелә, сорау артыннан тикшерү өчен җаваплар да чыга бара.)

Укытучы. Теоретик белемнәрне гамәлдә ничек кулланырсыз икән, күнегү ярдәмендә тикшереп утик. (Презентациядә таблица тутыру формасында үзерләнгән күнегү ачыла, укучылар индивидуаль рәвештә эшлиләр).

Мисаллар
 
Ясалышы
 
Дәрәҗә
 
Нинди җөмлә кисәге?
1.Әнием иске-москы әйберләрне ташлады.
 
2. Тугызынчы сыйныфта без күләмлерәк әсәрләр укыячакбыз.
 
3.Кырлар акка төренгән.
 
4.Безнең кызлар оялчанрак.
 
5.Бу бала бигрәк узсүзле!
 
6.Җәй көне  кып-кызыл чәчәкләр  бөтен бакчама ямь бирде.
 
7.Кыз зәңгәру күлмәк кигән иде.
 
8. Ләкин бүгенге мәҗлескә ул күңеле тартмыйча килде.
 
9.  Ул буген гүзәлләрнең гүзәле иде.
 
10. Сатучы миңа куе яшелен бирде.
 
11. Колынның ялына аллы-кызыллы чуклар бәйләдем
 
Укытучы. Ә хәзер "Синонимик оя” уенын башкарырбыз. 
Синоним сыйфатлар язылган кәгазь тасмалар белән танышып чыккач, аларның экранда күрсәтелгән сүзләргә мәгънәдәш булганнарын бер ояга туплыйбыз һәм дәфтәрләребездә беркетәбез. 

1 нче оя – батыр , 
2 нче оя – куркыныч , 
3 нче оя – киң, 
4нче оя – матур, 
5 нчы оя – юаш, 
6 нче оя – сихри. 

Синоним тасмалар: каһарман, тәвәккәл, кыю, хәтәр, хәвефле, шомлы, дәһшәтле, аяусыз, коточкыч, иркен, гүзәл, чибәр, күркәм, сөйкемле, нәзакәтле, нәфис, ямьле, килешле, сабыр, басынкы, күндәм, тыныч, басымчак, тылсымлы, сихерле. 

Ял минуты.

Укытучы: Инде, укучылар, тәнебезне, акылыбызны ял иттерик. (Музыка астында физик күнегүләр).

Укытучы:  Ә хәзер, күп кенә кагыйдәләрне, категорияләрне  искә төшереп чыкканнан соң, без сыйфатка морфологик анализ ясау тәртибен карап үтик. Дәреслекнең 155 битендә анализ тәртибе һәм үрнәге бирелгән. (Бер укучы тәртипне укып, аңлата.)

Укытучы: Әйдәгез, укучылар, тактага чыгып әлеге җөмләләрдә булган сыйфатларга морфологик анализ ясап карыйк. (Экранда берничә җөмлә язылган слайд тора. Берничә укучы тактага чыгып, сыйныф белән бергә-бергә анализлыйлар).

-   Ходай уңайлы урынын насыйп итсен. (М. Фәйзи)

Уңайлы — сыйфат, ясалма сыйфат, гади дәрәҗәдә, сыйфат­ланмышы урынын сүзе, җөмләдә - аергыч.

-   Тик шәрә агачлар шаулыйлар да, җирдән күз ачкысыз җәяүле кар себертә. (Г. Әпсәләмов)

Күз ачкысыз — сыйфат, тезмә сыйфат, гади дәрәҗәдә, сый­фатланмышы кар сүзе, җөмләдә - аергыч.

- Бите дә түгәрәк түгел, ак та, озынчарак та, күзләре дә күк төсле. (Г. Бәширов)

Түгәрәк — сыйфат, тамыр сыйфат, гади дәрәҗәдә, җөмләдә хәбәр составында.

Укытучы:   Укучылар, игътибарыгызны экранга юнәлтик әле. Биредә әти-әнигә багышланган 2 шигырь урын алган. Әйдәгез әле аларны сәнгатьле итеп укып чыгыйк. (Ике укучы шигырьләрне укый). Ә хәзер  морфологик анализны никадәр үзләштерүегезне ачыклар өчен мөстәкыйль эш эшләп алабыз. Әлеге  шигырьләрдән һәр вариантта 3 сыйфатны аерып алып аларга морфологик анализ ясарга кирәк.

I-вариант.

Ф.Рәхимголова

Безнең әни

Кем тегә матур күлмәкләр,

Кем ясый асыл бизәкләр,

Кем тәмле ашлар пешерә,

Гел сине искә төшерә?

Кая барсаң, күз алдыңда,

Һәрчак күңелеңдә яши?

Ул – безнең иң якын кеше,

Ул, белегез, безнең әни.

II-вариант

Роберт Миңнуллин

Менә шундый кеше ул!

Ул мине соңга калып

Кайтканга тиргәсә дә,

Иртәдән кичкә кадәр

Уйнарга бирмәсә дә,

Ул – җирдә

Иң шәп кеше!

Шәп кеше,

Гаҗәп кеше!

Китап укып  ятканда,

Миңа йомыш тапса да,

Үзе, кайткач, диванда

Гәҗит укып ятса да,

Ул иң-иң

Уңган кеше!

Тырыш һәм

Булган кеше!

Минем әле бер кат та

Колакны бормасада,

Сабантуйларда мине

Җиңгәне булмаса да,

Ул - иң-иң

Көчле кеше!

Баһадир

Төсле кеше!

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә!

Иң-иң әйбәт ул кеше –

Минем әти, әлбәттә!

Укытучы: “Сыйфат” темасын үткәндә, без бик күп сыйфатлар белән таныштык, әмма әле телгә алынмаганнары да күп калды.  Экранда күсәтелгән рәсемгә карата, сыйфатлар кертеп, телдән кечкенә генә хикәя төзибез. Карап чыгарга 2 минут вакыт бирәм, аннан бергәләп  тыңларбыз. (Укучылар бер-бер артлы җөмләләр әйтәләр).

Укытучы.  Инде бүген кабатлап үткән сыйфат темасын үзләштерү дәрәҗәсен тест ярдәмендә тикшереп үтик әле. (Тест өләшү, укучылар индивидуаль рәвештә эшлиләр).

Тест.

1.                 Бу сыйфатлар предметның нинди билгесен белдерә: түгәрәк, озынча, шакмаклы.

а) төс                 б) тәм                  в) форма

2.                 Бу сыйфатлар нинди дәрәҗәдә: зуп-зур, иң олы, җылының җылысы.

а) гади     б) чагыштыру         в) артыклык        г) кимлек

3.                 Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Бүлмә якты. Төн караңгы.

а) ия            б) хәбәр                 в) аергыч              г) хәл

4.                 Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Әлфия матур бии. Алмаз җитез атлый.

а) ия               б) хәбәр                 в) аергыч                г) хәл

5.                 Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге: Ямьле җәй җитәр. Аяз көннәр тора.

а) ия          б) хәбәр                 в) аергыч                      г) хәл 

6.                 Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: кояшлы көн, язгы иртә, күңелсез чак, кисек бау.

а) тамыр      б) ясалма             в) кушма            г) парлы

7.                 Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: уенлы-көлкеле кичә, иләс-миләс уй, зур-зур шәһәрләр.

а) тамыр     б) ясалма           в) кушма           г) парлы

8.                 Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: эчпошыргыч фильм, беркатлы кеше, эчкерсез бала.

а) тамыр         б) ясалма            в) кушма                   г) парлы

9.                 Бу нинди сыйфатлар? Ярлы, хәерче, фәкыйрь. Саф, пакъ, керсез, чиста.

а) омоним         б) синоним           в) антоним         

10.            Бу нинди сыйфатлар? Эшчән-ялкау. Ачы-төче. Чирле-сәламәт.

а) омоним               б) синоним            в) антоним

   Контроль: тестның дөреслеген тикшереп үтик:

1.                 – в      

2.                 – в

3.                 – б

4.                 – г

5.                 – в

6.                 – б

7.                 – г

8.                 – в

9.                 – б

10.            – в

IV Йомгаклау

 Өй эше бирү.

Укытучы:  Укучылар, безнең дәрес инде ахырына якынлашып килә, өй эше – киләсе дәрестә булачак диктантка әзерләнү.Бүгенге дәрестә сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлауның нәтиҗәсе киләсе дәрестә язачак диктантта күренер, дип уйлыйм. Дәрес өчен билгеләрне сезнең дәфтәрләрегезне җыеп, бүген язмача үтәгән “синонимик оялар” биремен, морфологик анализны һәм тестларны тикшергәч куячакмын. Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.