понедельник, 9 декабря 2013 г.

Туфан Миннуллин



Т. Миңнуллин - талантлы шәхес




            Драматург һәм прозаик Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 




            1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта районның Олы Кариле һәм Кама Тамагы сельполарында хисапчы-счетовод, аннары, Казанда бухгалтерлар әзерләү курсларын тәмамлагач, комсомол путевкасы белән чирәм җирләргә китеп, Кустанай өлкәсендәге бер совхозрабкоопта баш бухгалтер булып эшли. 1956—1961 елларда Т. Миңнуллин Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге Театр училищесында укый. 







            Училищены тәмамлап кайткач, аны Минзәлә дәүләт драма театрына актер итеп җибәрәләр. Бераздан ул Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына күчерелә һәм анда 1964 елның көзенә кадәр эшли. 1964—1967 елларда Т. Миңнуллин—Казан телестудиясендә өлкәд редактор, аннары берникадәр вакыт «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1968 елның көзеннән ул бөтенләе белән әдәби иҗат эшенә күчә.






         1975—1977 елларда Т. Миңнуллин Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Т. Миңнуллин— 1971 елдан КПСС члены.




       Т. Миңнуллин әдәбиятка алтмышынчы еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Соңрак ул драматургия жанрының олырак формаларында көчен сынарга керешә. 1962 елны яшь авторның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәлек комедиясе — Минзәлә драма театры, балалар өчен язылган өч пәрдәлек «Азат» исемле пьеса-әкияте Казанда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм, тамашычылар-ның игътибарын казанып, театр җәмәгатьчелегендә һәм тәнкыйтьтә уңай бәя ала.






        1967—1969 елларда Әлмәт дәүләт драма театрында — «Күрше кызы», Татар дәүләт академия театрында — «Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан республика Күчмә театры (хәзерге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куелгач, Т. Миңнуллин тәнкыйтьтә үзенчәлекле драматург буларак телгә алына башлый. Татарстан китап нәшрияты 1965—1970 еллар арасында аның пьесалары, юмористик хикәяләре һәм новеллалары тупланган биш җыентыгын бастырып чыгара.







           Җитмешенче еллар — Т. Миңнуллин художник-драматург буларак ижади йөзе формалашу, табигый талантының үзенчәлекле рәвештә ачылып китү һәм индивидуаль сыйфатларга байый бару чоры дияргә мөмкин. Драматург форма һәм эчтәлек өлкәсендәге эзләнүләрен тагы да тирәнәйтә төшә, тормыш материалын, үзен кызыксындырган, борчыган иҗтимагый һәм әхлак проблемаларын сәнгатьчә хәл итү, заман кешесенең рухи дөньясын, яшәеш фәлсәфәсен укучыга, тамашачыга үтемлерәк, тулырак илтеп җиткерү өчен сәхнә әдәбиятының төрле жанрларына һәм алымнарына мөрәҗәгать итә, иҗтимагый тормышның төрле-төрле темаларын кузгата. Әдипнең иҗади активлыгы бермә-бер көчәя. 1970—1983 еллар арасында аның Татар академия театры сәхнәсендә тугыз пьесасының («Диләфрүзгә дүрт кияү», 1972; «Ир-егетләр», 1971; «Канкай угылы Бәхтияр», 1974; «Әлдермештән Әлмәндәр», 1976; «Дуслар җыелган җирдә», 1977; «Адәм баласына ял кирәк», 1979; «Моңлы бер җыр», 1981; «Монда тудык, монда үстек», 1982; «Әниләр һәм бәбиләр», 1983),. Әлмәт дәүләт драма театрында — дүрт («Диләфрүзгә дүрт кияү», 1971; «Ай булмаса, йолдыз бар», 1977; «Яшьлегем — җүләрлегем», 1978; «Бәйләнчек», 1982), Татар дәүләт драма һәм комедия театрында — биш («Үзебез сайлаган язмыш», 1973; «Уйланыр чак», 1973; «Китәр юлың еракмы?», 1975; «Ак тәүбә, кара тәүбә», 1976; «Кырларым-тугайларым», 1978) пьесасының премьерасы була. Бу спектакльләр һәммәсе дә диярлек тамашачыда зур кызыксыну уята, озак еллар буе сәхнәдән төшмичә уйнала килә.






         Т. Миңнуллин — пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларыннан берсе. Аның сәхнә әсәрләре Башкортстан театрларында («Диләфрүзгә дүрт кияү», «Үзебез сайлаган язмыш», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Кырларым-тугайларым» һ. б.), Үзбәкстанның Мөкыйми исемендәге дәүләт музыкаль театрында («Диләфрүзгә дүрт кияү») һәм Хәмзә исемендәге Үзбәк дәүләт академия театрында («Әлдермештән Әлмәндәр») зур уңыш белән барды. «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе шулай ук Шкетан исемендәге Мари дәүләт, Басарганов исемендәге Калмык дәүләт драма, Мурманск, Новокузнецк, Әстерхан, Горький, Мичурин һ. б. шәһәрләрнең рус драма театрлары сәхнәләрендә куелды; «Ай булмаса, йолдыз бар» драматик хикәясе Дагстанда С. Стальский исемендәге Лезгин һәм Ә. Капиев исемендәге Лак дәүләт драма театрларында сәхнәләштерелде. Илебез театрларының Т. Миңнуллин драматургиясе белән кызыксынуы елдан-ел арта бара.

         Т. Миңнуллин «Нигез ташлары» комедиясе һәм «Үзебез сайлаган язмыш» драматик хикәясе өчен 1974 елда Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге Дәүләт премиясенә, «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре буенча Әлмәт драма театрында куелган спектакль өчен 1979 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә һәм Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен, режиссер Марсель Сәлимҗанов һәм баш рольне башкаручы артист Шәүкәт Биктимеров белән бергә, 1979 елда РСФСРның К. Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа Татарстан АССРның (1978) һәм РСФСРның (1984) атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде, 1984 елда исә ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнде.






           Т. Миңнуллин әдәби иҗатын иҗтимагый-политик эшчәнлек белән бәйләп бара. Ул берничә ел Татарстан Язучылар союзының партия оешмасына җитәкчелек итте, 1984 елда Татарстан АССР Верховный Советына депутат итеп сайланды. Татарстан язучыларының X съездында (май, 1984) Т. Миңнуллин союз идарәсенең председателе итеп сайланды.
            Т. Миңнуллин —1969 елдан СССР Язучылар союзы члены. 




           Т. Миңнуллин 2012 елның 2 маенда каты авырудан соң вафат була.


Өстәмә мәгълүмат

БИБЛИОГРАФИЯ
Дуслык хакына: [Юмористик хикәяләр].— Казан: Таткитнәшр., 1965.— 53 б. 8000. Рец: Бакир Г. Кызыклы хезмәт.— Соң. Татарстан, 1965, 18 дек; Камалов Б. Беренче адымнар.—Соң. Татарстан, 1965, 14 нояб.
Азат: Әкият-пьесалар.— Казан: Таткитнәшр., 1966.— 75 б., ил. 8000.. Рец: Гыймранова Д. Әкият дөньясында.— Соң. Татарстан, 1964, 15 янв.
Чишмә җыры: Хикәяләр һәм новеллалар.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 44 б. 10 000.
Бәхетле кияү: Бер пәрдәлек пьесалар.— Казан: Таткитнәшр., 1969.— 136 б. 12 000.
Күрше кызы: Пьесалар.—Казан: Таткитнәшр., 1970.—132 б., ил. 9000.
Йөрәк янар өчен бирелгән: [Пьесалар җыентыгы].— Казан: Таткитнәшр., 1972.— 148 б. 9000.
Ир-егетләр: [Пьесалар җыентыгы].— Казан: Таткитнәшр., 1974.—250 б. 10 000.
Кеше бул!: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1975.—167 б. 14 000. Р е ц: К а м а л о в Б. Тәэсирле хикәяләр.— Соц. Татарстан, 1976» 22 февр.
Иптәш командир: Пьесалар.—Казан: Таткитнәшр., 1977.—112 б. 10 000.
Китәр юлың еракмы: Пьесалар. [А. Гыйләҗев кереш сүзе].—Казан: Таткитнәшр., 1978.—374 б., портр. 10 000.
Кырларым-тугайларым: Пьесалар җыентыгы.—Казан: Таткитнәшр., 1982.— 366 б., портр. 12500.
Монда тудык, монда үстек: Пьесалар җыентыгы.—Казан: Таткитнәшр.,, 1985.—462 б., портр. 13 000.
Белая ворона: (Альмандар из Альдермуша): Комедия-притча в 2-х д. /Пер. Ю. Мочалова.—М.: ВАПП, 1976,-58 с, 250. Рец: Валеев Д. Старик, который останется с нами.— Сов. Татария, 1976, 14 ноября; Вихоцкий Л. Яблоки Альмандара.—Театр, жизнь, 1978, № 14, с. 8; Мустафин Р. Просто человек...—Сов. Татария, 1979, 18 ноября; Силина И. Два вечера у камаловцев. [«Потоки» Т. Гиззата и «Белая ворона» Т. Миңнуллина].—Театр, 1979, № 5, с. 26—30.
Судьбы, избранные нами: Пьеса в 2 ч. (Авториз. пер. А. Җарова — М.: ВАПП, 1976.—70 л. 300. Рец: Гимранова Д. Театр и драматург.—Сов. Татария, 1973, 31 дек.
Милые мои: Рассказы. Пер. с татар.—Казань: Таткнигоиздат, 1979.— 208 с. 25 000.







Комментариев нет:

Отправить комментарий