среда, 11 декабря 2013 г.

        
ДӘРЕС БАРЫШЫ

        Спектакльнең башыннан ахырына кадәр Әлмәндәр гел сәхнәдә. Әлмәндәр тормыш фәлсәфәсе, тормышны яратуы, кояш кебек нур чәчеп торуы белән бөтен татар халкына да, бүтән халыкларга да якын. Һәм иң мөһиме – халык Әлмәндәрне үз итте.Авыл картларының барысына да уртак бер сыйфат бар. Күпне күргәннәр, күпне беләләр.Бу картлар кайвакыт үлемнәрен көтеп яшиләр кебек тоела. Бу алай түгел. Алар – халкыбызның үткән язмышы, тарихы, акыл һәм тәҗрибә мәктәбе.Әлмәндәр шундыйлардан. Ул үткәнне бүгенге белән тоташтыручы буын кебек.







1.Әлмәндәр карт белән без кайчан очрашабыз һәм ул нинди киемнән?




2.Әлмәндәрнең Әҗәл белән очрашуы. Яшәү белән үлем арасындагы каршылыклар.





3. Әҗәл белән Әлмәндәр кайларда һәм ничә тапкыр очрашканнар?






4.Әлмәндәр карт Әҗәлне ничек алдалый, ул аның белән ничек сөйләшә?




5.Әлмәндәрнең Евстигней дәдәй белән дуслыгы турындагы фикерләрегез.



6.Ә хәзер Әлмәндәргә тулы характеристика бирик.





   Әҗәл белән Әлмәндәр арасындагы каршылыкны нидән гыйбарәт?

   Кеше образына кергән, 1550 нче номерлы Әҗәл – кояшлы Әлмәндәрнең, Гомернең, Яшәүнең капма-каршысы.Ул кара киемнән. Әҗәл Әлмәндәрнең иң зур, иң көчле дошманы. Әҗәл Әлмәндәрнең улларын тартып алган, күпме кешеләрнең җанын алган. Әҗәл җимергеч көч. Ул көлә дә белми, эшли дә белми. Аңа Әлмәндәрнең җанын алу бурычы йөкләнгән. Әҗәл үлемсез. Бар белгәне:кайгы-хәсрәт, күз яшьләре. Ләкин ул Әлмәндәр белән күбрәк аралашкан саен яхшыра бара. Әҗәл хәтта Әлмәндәрне алып китәргә үзе дә кызгана башлый.



Әҗәл Әлмәндәрне ничек сурәтли?

 Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган Кеше. Ул – авылның шатлыгы, өмете. Аны күреп сөйләшкән кеше кайгысын оныта.(Әҗәл сүзләре)
Тормышның ачысын-төчесен, нужасын, бәхетен ил белән бергә татый Әлмәндәр.Тик авыр язмыш кичерсә дә, Әлмәндәр тормышка мәхәббәтен югалтмый, ул һаман-һаман яшәргә омтыла. Үзенең яшәү дәртен башкаларга да бирә.Шат күңелле, “кеше мине күргәч елмая икән, мин дөньяга кирәк әле” дип яшәүче карт нигә әле үләргә тиеш? Буыннар эстафетасын саклап калу өчен ил агасы буларак кирәк әле ул. Улы Искәндәр өчен дә, Мансур белән Гөлфирә өчен дә, кечкенә  малай Илсур өчен дә кирәк әле ул.Әлмәндәрнең шаян, елмаеп торган күзләре, үзенең картлыгына, хәлсезлегенә юмор белән генә карый кебек.


  Пьесаның төп асылы нәрсәдән гыйбәрәт соң?

        Әлмәндәр карт бу дөньяда озак яшәгән. Инде артыгын яши башлаган, шуңа күрә аны теге дөньяга алып китәргә дип Әҗәл килә. Әлмәндәр карт бөтен әсәр буенча шушы Әҗәлне тилегә санап, алдап йөртә. Кешенең үлем белән булган бу көрәшендә картның гаҗәеп дәрәҗәдә тормышка чыдамлыгы, һәм тормышны сөюе сурәтләнә. Карт үз өстенә төшкән бөтен авырлыкны халкы белән бергә күтәргән. Ул бирешмәгән, түзгән һәм тормышны яратуын саклап калган. Шуңа күрә дә 91 яшендә дә шәфкатьле, йомшак күңелле, ачык йөзле, көләч күзле Әлмәндәр әле дә тормышны сөя, хезмәт белән яши, шаянлыгын да югалтмаган. Тормыштан тәм табып яшәү сакланган. Әлмәндәрдә кешенең чын асылы, зирәк акылы, халыкның күңел байлыгы, акыллы кешенең тормышка фәлсәфи карашы яшерелгән.


     Әлмәндәр бабайның килене белән аралашканда мөнәсәбәте нинди?

       Килене Өммия белән картның сөйләшүләрендә җитдилек, наянлык, үзсүзлелек һәм хөрмәт итешү аралашып килә. Өммия аның сәер-әкәмәт кыланышларыннан шактый ук туйган, шуңа күрә еш кына бәхәскә керә. Ләкин ни генә булмасын ул кайнатасын санлый. Тегесе дә аны хөрмәт итә.”Озынайса да, кыскарса да –үз телем... Үзеңдә дә сандугач теле түгел” – ди.


         Әлмәндәрнең яшьләр белән аралашуы ничек бирелә?

    Мансур һәм Гөлфирә кебек яшьләр, кечкенә Илсур белән аралашканда, картның мөнәсәбәте үзгә. Монда ул – шаян, котыртып-үчекләп сөйләшергә ярата торган кеше. Ул яшьләрне үзенә тиң күрә, аларны аңлый, аларның яшьлек сыйфатларын хөрмәт итә.Шаяртып, төрттереп сөйләшүе артында аның һәркемне яратуы, олылавы ята. Илсурга өйрәткән җырлары да кызыклы.




       Әҗәл Әлмәндәрне ни өчен яктыда, таң алдыннан алып китә?( тексттан табып укып күрсәтегез) 319 бит хрестоматия

Әҗәл.Нәрсә инде син. Кем дип беләсең мине ул кадәр. Син генә алдашасың, мин гадел эш йөртәм. Кулыңны куймаган килеш сиңа орынаммы?.. Төнлә алып китмим сине. Таң атканда, кояш чыгар алдыннан, көн уянганда. Күңелең гел яктыда булгач, үлемең дә якты да булсын. Ә бүген төнлә син теләгән нәрсәңне эшли аласың.
Әлмәндәрнең теләге нинди?
Әлмәндәр. Юк. Мин кылган эшләремә үкенмәдем.Эшләргә ниятләгән эшемне ахырына җиткезеп туктадым. Ярты юлда менә шушы алачык кала, тагын... тагын... Дөнья кала. Төзелеп бетмәгән дөнья кала. Төзеп бетерәсе иде. Кешеләр үлсәләр дә, ичмасам, минем яшемә җитеп үз үлемнәре белән үлсеннәр иде. Уттан кырылмасыннар иде.
Әлмәндәр  бабай якыннарын үз янына җыя да әкрен генә, бер кешегә дә сиздермичә, Әҗәл белән китеп бара.

        Туфан Миңнуллин әсәрләренең сере, тылсымы нәрсәдә? Ничек аның әсәрләре шул кадәр дә җанлы, мавыктыргыч икән?Дәрес башында шундый сорау куйган идем.
Туфан Миңнуллинның кешеләрне, тормышны, табигатьне, бар дөньяны яратуыннан киләдер.Аның әсәрләрендәге яман затлар да бөтенләе белән яман түгел, ә бәлки ялгышкан, адашкан бичаралар. Хәтта адәмнәрнең җанын алырга килгән Газраил дә Туфан Миңнуллин кодрәте белән әкренләп яхшы якка үзгәрә.
Туфан Миңнуллинның һәр әсәрендә, әсәрнең үзәгендә ихласлык һәм халык язмышы өчен борчылу ята. Ул һәр сүзне кайда һәм ничек итеп әйтергә кирәклеген яхшы белә.
Туфан Миңнуллин әсәрләрен укыгач, пьесаларын карагач, арыган күңелләргә дәрт өстәлә, озак кына аның геройларыннан аерыласы килми, тагын-тагын шул образлар белән очрашасы килә.Туфан Миңнуллин үлемсез әсәр иҗат итте.Әлмәндәрләр үлемсез.Аның тормышка, кешеләргә булган  булган мөнәсәбәте, тормышны яратуы үлемсез.





Әсәрне сәхнәләштерү тарихыннан


Белемегезне тикшерү өчен, әлеге сылтама буенча кереп, тестлар сайтында тестны үтәүче (тестируемый) буларак теркәлергә (регистрация үтәргә) кирәк. Теркәлү өчен код (ввести код) 1386824714 .


понедельник, 9 декабря 2013 г.

Әсәрне сәхнәләштерү тарихыннан


Рольләр бүленде. Репетицияләр кайный. Композитор Алмаз Мөнасыйпов тамашага көйләр яза.



Режиссер: М.Салимҗанов


Рольләрдә: Әлмәндәр — Ш.Биктимеров

Искәндәр — И.Баһманов

Өммия — Н.Ихсанова

Хәмдебану — Р.Зиһаншина

Гөльфирә — Р.Мотыйгуллина

Йөзембикә — Р.Мотыйгуллина

Ильсур — А.Ишморатов

Мансур — Г.Шәрәфиев

Әҗәл — Р.Шәрәфиев

Газраиль — А.Хафизов

Фәрештә— Н.Ибраһимова



Режиссер автор язган әсәрне җанландырырга алынды. Аның тоемлавы шулкадәр төгәл иде ки, Әлмәндәр ролен ул һич икеләнмичә атаклы артист Шәүкәт ага Биктимеровка тапшырды. Шәүкәт аганың Әлдермеше – ул могҗиза.

Шәүкәт Биктимерның куәтле күңел сиземләве өстенә, күзәтүчәнлеге дә бик гайрәтле. Ул бала чагында туган авылындагы картларны, Әлдермешләрне күреп үскән, ерак юлларда йөргәндә күргән татар картларын өйрәнгән иҗади шәхес.



                                             


Шәүкәт Биктимиров йөздән артык төрле характердагы рольләрне зур осталык белән уйнап башкара, ләкин аны тамашачылар Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендәге Әлмәндәр образында күргәч, актерны шул образ белән тәңгәлләштерә башлыйлар. Бу инде артистның югары дәрәҗәдә талантлы итеп геройны тулаем ача белүгә бәйледер. Шул легендар роль өчен 1979 елда Шәүкәт Биктимеров Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.


Шушы ук бүләккә теартны сәхнәләштерүче режиссер - Марсель Сәлимҗанов та лаек була.

                                   


Әлеге әсәр - татар теарты тормышында легендага әверелде. Ул Г. Камал ис. Татар Дәүләт Академия театрында 30 ел буе сәхнәдәт төшмәде.Халык могҗиза тудыра, шул халык арасыннан чыккан сәнгатьчеләр могҗизаны халыкка кайтара.




Үлемсез әсәр – “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы.


Үлемсез әсәр  – “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы.







Үзенең тынгысыз сәнгатьчә эзләнүләрендә Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясендә аеруча зур уңышка иреште.1977 елда сәхнә күргән бу әсәр 70 нче еллар татар әдәбияты һәм театрында күренекле бер вакыйга төсен алды. Шушы пьеса буенча куелган спектакль өчен Т. Миңнуллинга, режиссер М. Сәлимҗановка һәм артист Ш. Биктимеровка 1980 елда Россия Федерациясенең Станиславский исемендәге Дәүләт иремиясе бирелде. “Әлдермештән Әлмәндәр” татар драматургиясендә генә түгел, бөтенсоюз күләмендә иҗат ителгән пьесалар арасында да, бәхәссез, күренекле урынны тота.
Европа белән Азия арасындагы бәләкәй генә Әлдермеш авылында Әлмәндәр дигән кеше яши. Карт дип атарга тел бармый аны, чөнки Әлмәндәр үзе дә бу сүзне яратмый. Кешенең гомер юлы – аның җан көзгесе, теләсәң-теләмәсәң дә, барысың күрсәтеп, сөйләп тора... Әлмәндәр тормышына бәйле рәвештә төгәл бер гасыр тарихы чагылып уза. Тормышның ачысын – төчесен, хуҗасын, бәхетен ил белән бергә татый Әлмәндәр. Һәм иң әһәмиятлесе шунда ки, ул, авыр, катлаулы язмыш кичереп, тормышка мәхәббәтен бер генә минутка да киметми, һаман-һаман яшәргә омтыла һәм шул какшамас омтылышы белән тирә-юнендәге кешеләрне, яшен-картын дәрләндереп алга ияртеп тә бара ала.
Т. Миңнуллин татар драматургиясе тарихында шарлылык һәм реальлекне, әсәр тормышчанлыгына зыян китермичә, оста үрүче сирәк художникларның берсе сыйфатында кереп калыр төсле тоела. Иҗади уйланмалыкны тормышка нигезләү аның шартлы образларын да реаль персонажлардай кебек итүебезгә булыша.

1. Әсәрдә символик образлар.




“Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясендә символик образлар берәү генә түгел, шуңа да карамастан алар әсәрнең эчке тукымасына зыян салмый, реаль вакыйгалардан чыккан фәлсәфи фикерне тирәнәйтәләр, конфликт тудыруда катнашалар.
Әсәр пьесаның конфликты мификмы, диниме затлар белән кешеләр арасында барса, аның көлке ягы басып китәр, тәэсире кимер, һәм ул тормышчан булудан бигрәк, фантастик жанрда язылган бер әсәргә әйләнеп калыр иде. Әҗәл һәм Әлмәндәр тарткалашулары – минемчә, ул тирәндә яткан конфликтны, кеше күңелендәге эчке конфликтны ачуның бер юлы гына. Бу шул ук вакытта – гасырлар дәвамында яшәгән Үлем һәм Яшәү арасындагы бәхәс. Әлеге ноктадан караганда, Әҗәл Үлем ягын белдерсә, Әлмәндәр Яшәүне аңлата шикелле. Икенче яктан, Әҗәл үзе дә - Әлмәндәр күңелендә бәхәсләшкән ике теләкнең, фикернең берсе. Менә ни өчен безгә кайбер вакытта Әлмәндәр образы Әҗәл белән керешеп китә кебек!
Кеше күңелендә туган фикерләрне персонажлаштыру алымы татар әдәбиятында Г. Коләхмәтовтан ук килә. “Ике фикер” драмасыннан башланган традицияләрне Т. Миңнуллин бу әсәрендә бик уңышлы дәвам итә. Хәтерләсәк, соңыннан аның да үзәк герое яшәү мәгънәсен аңлаткан уңай фикер белән килешә.
Нигә шул кадәр яшәргә, яшәп калырга омтыла Әлмәндәр? Дөрес, һәркемгә җан кадерле, әмма Әлмәндәрдә яшәргә омтылыш, тормышка мәхәббәт аерым бер дәрәҗәгә күтәрелгән. Әҗәл дип аталган кара, куркыныч күләгә белән Әлмәндәр бер тапкыр гына очрашмаган инде. Әҗәл белән алар өч тапкыр җитди рәвештә күзгә-күз карашканнар, Әлмәндәр – аның сөякчел кулларын, салкын сулышын татыган җан. Әҗәл белән очраклы түгел аның очрашулары: ил язмышы кыл өстендә куелганда яки иң зур тарихи вакыйгалар хәл ителгәндә Әҗәл белән якага-яка килә Әлмәндәр. Һәм ил белән бергә җиңеп чыга. Бүген тормышыбыз матур икән – бу аның да өлеше. Җиңү кадерен белгән, матурлыкның нинди корбаннар биреп яулап алынганын бер генә мизгелгә дә хәтереннән чыгармаган Әлмәндәр, җирдәге тереклекнең тоткасы, ил агасы үлемне кабул итә алмый, ул бары тик җимергеч көч булып кына яралган Әҗәлне аңламый, аны кабул итми, аның белән килешми.
Пьесада үлем төшенчәсен гәүдәләндерүче персонажлар берничә, әмма Әҗәл – шуларның үзәгендә. Тормышта да әҗәл сүзе еш кына үлем мәгънәсенә тиңләштерелә, аның урынына кулланыла бит.
Мәңгелектән килгәннәр барысы да билгеле бер дәрәҗәдә аерым тик кешеләргә охшаган, тәкәбберлеккә дә, мәрхәмәткә дә, кушканны үтәүчәнлеккә дә, ялагайлануга, астыртынлыкка да ия алар. Без әле әнә шул сәбәпле дә мифик затларны реаль геройлар кебек кабул итәбез. Хәер, ничек охшамасыннар ди: Атабыз Адәм үзе дә күктән куылган ләбаса! Дини мифологиябездә дә күкнең, җирнең һәр заты үз сыйфаты, үз шөгыле белән кергән. Т. Миңнуллин, вакыт-вакыт аерым бер персонажлардагы тискәре сыйфатларны калкуландырып, кешеләрдән көлү өчен файдаланган.

 2. Әлмәндәр әҗәл алдында көчле булып кала алды.
Драматург тудырган җир кешеләре алайса нәрсә белән үзенчәлекле, күктән безне күзәткәннәрдән нәрсә белән аерыла? Әлбәттә яшәү теләге, үлемнән артык курыкмау, көчле рух. Ни өчен? Күк затларының сыйфатлары алдан билгеләнгән. Аларга Җирдә яшәү өчен аерым бер гомер бирелмәгән. Әҗәл дә, фәрештәләр дә үлемгә әзерләнми, шул вакыйга белән сыналмый. Ул үлем аларны куркыта да алмый, һәр гамәлләре өчен шул ук вакытта җавап тоталар. Димәк, аларга инде куркуның башкачарак хисе хас булырга тиеш.
Кешеләрдәге яшәү теләгенә Әҗәл булып Әҗәл таң кала. Ни кызганыч:мондый сыйфатлар теләсә кемгә бирелми. Ул, беренчедән, кешенең табигатенә салынган була, икенчедән, авыр сынаулар аша ныгытыла. Бер караганда, рухи гомере мәңгеләшкән кеше Әҗәлнең үзенә дә ошый төшә. Матурлыкка, үзе эзләп тапкан, көрәшеп алган, тирен түгеп, күз яше белән, каны белән ныгыткан Матурлыкка бөтен тамырлары белән гашыйк Әлмәндәр белән очрашкач, Әҗәл үзе дә аптырап кала... Әҗәл - Әлмәндәрнең иң зур, иң көчле дошманы. Әҗәл илнең иң кискен минутларында Әлмәндәрнең җанын кыярга килгән, Әҗәл Әлмәндәрнең улларын тартып алган, күпме кешенең җанын койган.
Шулай киң танылган бу пьесаның төп уңышы андагы үзәк персонажга, аның сурәтләнеш формасына бәйле. Әгәр конфликты 91 яшьлек Әлмәндәр карт белән Әҗәл арасында хасил булса да һәм каршылыкка кергән бу ике көчнең һәркайсы мөстәкыйль күзалланса да, боларның нигезе бар. Мифик Әҗәл образы шул ук Әлмәндәр карт язмышына турыдан-туры бәйле. Һәркемнең әҗәле үзенеке, ниндидер гомуми әҗәл юк. Шулай була торып та тамашачы Әлмәндәрнең үз әҗәле белән көрәшен чынлык яссылыгында кабул итә. Чөнки бу көрәш кешелекне кызыксындыра
Әҗәл вакыт-вакыт үзбашка “яши” башлый. Ләкин автор һәрвакыт аның реаль җирлеккә һәм конкрет кешегә бәйле булуын сиздереп тора. Шуңа күрә уйдырма Әҗәлнең миссиясе реаль булганы кебек үк, ул үзе дә аллегорик образ буларак яхшы аңлашылып кабул ителә. Шартлылык яшәү белән үлем көрәше кебек теманың тормышчан фәлсәфи мәгънәсен тулы, шулай да тамашачыга авыр тәэсир итмәслек төстә, ачарга булыша. Әлмәндәр – чын халыкчан характер.

 3. Әлмәндәр – реаль җир кешесе.
Мондый сыйфатка ул,иң элек, үлемгә реаль мөнәсәбәттә булуы белән ия. Аның күркәм характер сыйфатлары сәхнәдә кылган эшләре белән аклана бара. Ул моңорчы үзе таянган югары әхлак нормаларын, гүзәл гадәтләрне үз-үзен тотышы эше белән исбат итеп килә. Кайбер сәер гадәтләре исә җир өстеннән, кешеләрдән, яраткан шөгелләреннән аерылып китәргә теләмәве, яшәргә тыелгысыз омтылышы һәм оптимизмы чагылышы дип кабул ителә. Әлмәндәр образының фольклор традицияләре белән уртаклыгы зур, ләкин ул халык авыз иҗатындагы шартлы герой булып түгел, бәлки реаль җир кешесе рәвешендә алга баса. Чөнки бу образны драматург халык авыз иҗатына хас героик гиперболалаштыру алымы белән түгел, ә реалистик сәнгать алымнары белән тудыра. Шуның белән Т. Миңнуллин совет чоры әдәбиятындагы героик башлангычны индивидуальләштерү тенденциясен дәвам итә.
Әсәр алынган проблемасының җитдилеге белән аерылып тора. Шуның белән бергә, ул төрле хисләргә бай, мул бизәкле. Монда җиңел, уйнак юмор, җитди көлү һәм сатирик үткенлек, лиризм һәм драматизм, фаҗига да үзара тыгыз аралашкан хәлдә яшиләр. Моңсулык белән якты оптимизмның органик кушылмасы әсәрнең иң көчле якларыннан берсен тәшкил итә, теманы отышлы хәл итү өчен кирәкле сыйфатлардан берсе булып тора. Пьесада төрле жанр үзенчәлекләренең, әдәби – драматик төрләрнең, алымнарның үзара аралашуын, җитди комедия формасының бүтән төрле художество чаралары белән баетылуын күрергә мөмкин. Балалар барысы ахыр чиктә әсәрне соңгы еллар драматургиясенең иң яхшы үрнәкләре рәтенә кертеп карарга мөмкинлек бирә.
Комедиограф буларак, Т. Миңнуллин бигрәк тә К. Тинчурин традицияләренә тугрылык саклый, аларны үстерә. Бу аерата тормыш материалын иңләп алуда, кызыклы ситуацияләр тудыруда, кеше рухының нечкә, тирбәлешләренә сизгерлектә, тапкырлыкта ачык күренә.
Җор телле, халыкчан юморга ия Әлмәндәрнең үлемгә дә мөнәсәбәте милли, дини этика таләп иткәнчә. Татар карты үлемнең котылгысызлыгын белгәнгә, үкенерлек итеп яшәми. Улына караганда да сәламәтрәк, рухи таза Әлмәндәрнең үлемен кабул итү авыр, әмма ул үзе, гадел яшәгәнгә, кешеләр һәм ил өчен файдалы эшләр эшләгәнгә генә бу дөнья белән җиңелрәк саубуллаша.
Комедиядә проблеманы җитди иткән нәрсәләрнең берсе – нәкъ менә мәҗбүрият һәм теләк – омтылышларның үзара каршылыкка керүе, картның аңлы рәвештә тора-бара үз язмышына буйсынуы, әйтерсең, ул үлем алдыннан да һич югы Әҗәл белән шаярмыйча кала алмаган. Бу аның халык сыйфатларыннан эзлекле килеп чыга.

 4. Әлмәндәр – буыннар эстафетасын саклаучы.
Без - Әлмәндәр карт – үлемсез дибез икән, монда сүз аның рухи үлемсезлеге, эшләгән эшләренең мәңгелеге турыда бара. Физик үлем алып килгән Әҗәлдән ул әнә шул сыйфатлары белән өстен, Т. Миңнуллин, үлемсезлекнең үлемнән дә көчлерәк булуын раслар өчен, шуны гәүдәләндергән дини образ. Әҗәл белән йөзьяшәр Әлмәндәр картны очраштыра.




Әҗәлнең тагын зур куркыныч миссиясе бар – ул буыннар эстафетасын өзүче. Искәндәр хәл эчендә. Әлмәндәр моны бик яхшы аңлый. Әгәр Әлмәндәр үлсә, үлемгә бирешсә, күңеле төшкән, кайгы-хәсрәткә билне биргән Искәндәр ни кылыр?Ничек яшәр?! Ә ул яшәргә тиеш бит, яшәргә!.. Буыннар эстафетасы өзелмәсен өчен, шуның изге сагында торучы ил агасы буларак, ул һаман яшәргә, актив яшәргә омтыла. “Эшлисе эшләрем бар бит әле”,- ди ул Әҗәлгә. Җансыз, затсыз Әҗәлне ышандырырлык итеп әйтә. “Минем берсеннән-берсе таза биш малаем бар иде. Кырык беренче елда бишесе дә сугышка киттеләр. Дүртесе кайтмады. Иң олысына утыз алты, иң кечкенәсенә егерме яшь иде”, - ди ул, ачылып. Сугыштан кайтмаган дүрт улының да юкка гына бу дөньяга килеп китмәгәннәрен раслау өчен дә ул үзеннән соңгы гомер, тормыш, кешелек язмышы турында уйлана. Шуның өчен ул бәләкәй Илсурга җырлар өйрәтә, иң яшь буын вәкиле белән дә тыгыз, ныклы элемтәдә тора, аны үзенә якынайта. Чөнки Әлмәндәр эстафетаны алып китәгә тиешле кешеләрне аңларга тели. Ул Илсурда үзенең дәвамын күрә, җиңү кырында ятып калган улларының дәвамын күреп сөенә. Бу дәвам тере кешеләрдә чагылыш табарга тиеш. Шуны тапмыйча, шуны ачыкламыйча, бу тормыштан китә алмый Әлмәндәр. Һәм хәл кадәренчә Әҗәл белән көрәшә. Әлмәндәр үзенә, үзе тапкан матурлыкка, үзе төзегән тормышка алмаш эзләве белән дөньяның йөзен билгеләүче ил агасы, олы зат дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның үлеме – үлемсезлек булып яңгырый. Әҗәл булып Әҗәл дә:”Сез адәмнәр бәхетлеләр, үлә аласыз”, - ди. Бу сүзләрне Әлмәндәрнең үлемсезлегенә ышангач кына әйтергә мөмкин.
Автор әсәрен башлаганда ук, баш ватып азапланмагыз дигәндәй, аның күпне күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган көр күңелле авылдашлрына багышланган булуын искәртә. Әсәр авыл картларына багышлана. Гайре табигый булган шартларда автор бүгенге татар авылының гадәти аксакалы образын тудыра.





Тулы эчтәлекле һәм мәгънәсен әйтеп, аңлатып бирү гаять кыен булган моң Т. Миңнуллин драматургиясенең тугрылыклы юлдашы. ”Әлдермештән Әлмәндәрдә” моң алдан сызып куелган бер юнәлештә генә хәрәкәт итми, оптимистик күтәренке рух әледән-әле үткәннәрне сагыну, югалтуларны искә алып юксыну кебек чигенешләр белән чиратлашып, бормаланып ага. Әйтик, Әлмәндәрнең хыялында унҗиде яшьлек карчыгы Йөзембикә янына кайтуы. Аларның су буенда чишмә башындагы очрашуы. Җанны өтеп алырлык моң белән уратылган күренеш. Шаярып, уйнап кына сөйләшә кебек үзләре, әмма ерактан, үткәннән килгән бер аваз әйтеп-аңлатып бирү мөмкин булмаган тирән моңга әверелеп, бугазга төер килеп тыгыла. 
Якты, ачык күренеш, бәхетле, матур хатирә. Әле ачылырга өлгермәгән гөл чәчәген хәтерләткән мәхәббәт, яшьлек һәм яшьлекнең юлдашы булган җорлык. Әмма инде бары да узган, бары да хыялда гына сакланып калган. Күзләрне чагылдырырлык яктылык һәм матурлык эчендә - җанны үрсәләндереп җылатырлык сагышлы моң гына, тормышның кырыс законнары нигезендә яткан моң... 

 5. Әлмәндәр интернациональ дуслык яклы.
Т. Миңнуллинның геройлары күп сөйләтеп теңкәне корытмый, монологлары кыска, диологлары җанлы, мавыктыргыч. Ул геройларын сөйләштерми, алар үзләре сөйләшә, әсәрдә үзләре мөстәкыйль тормыш белән яши, уйный-көлә һәм көрәшә, җиңә, җиңелә. Аның иң зур фикер җаваплылыгын укучы һәм тамашачыга җиткерергә тиешле образы да безнең кебек үк иң гади камырдан ясалган, тормышчан һәм гадәти кеше. Бу ихласлылык. Авторның ихласлылыгы – язган әсәрендә бар булганы, бөтен рухы, омтылышы һәм хыяллары белән ачыла алу сәләте зур әһәмияткә ия.
Спектакльдән бер эпизодны күзалдына китерик. Әлмәндәр Әҗәлдән качып күптәнге дусты күршедәге рус авылына Евстигней янына килә. Кыска гына арада, драматург, рус һәм татар халкы арасындагы ихлас дуслыкның, интернациональ дуслыкның чын мәгънәсендәге сәнгатьле үрнәген күрсәтүгә ирешә. Утны-суны, күп кыенлыкларны бергә-бергә кичергән, бер язмыш, бер максат һәм идеаллар белән яшәгән рус һәм татар картының үзара аңлашуы зур игътибарга лаек. 
Сөйләшү, ике милләт вәкиле арасындагы аңлашу, шул рәвешле дәвам итә. Алар яңадан очрашуларыны чын күңелдән сөенәләр, бер-берсен исән-сау күрүләренә, дөнья тыныч һәм матур булганга, җәйләр матур килгәнгә, бал кортлары арлы-бирле очканга куаналар. Җир җимертеп яшәгән, дөньяга сокланып туймаган бу икәүгә тугызар дистә дип кем уйлый. Яшәү ямен, үзара татулык һәм дуслыкның җылылыгын, күңел көрлеген тасвирлауның чын сәнгатьле үрнәге ич бу. Гүзәл үрнәк. Шуннан да ук, тагы бер детальгә - Әлмәндәр һәм Евстигнейның сүзләренә игътибар сорала. Әлмәндәр, бар белгәнен файдаланып, русча сөйләшергә, ә Евстигней тырышып – тырмашып татарча аңлашырга омтыла. Бер карасаң, бу – ике карт арасындагы ихлас дуслыкны чагылдыру өчен файдаланылган шартлы алым гына булып тоелырга мөмкин. Әмма диалог ифрат дәрәҗәдә тормышчан һәм табигый – табигать кочагында, фидакарь хезмәт һәм татулык белән яшәгән төрле милләт вәкилләре арасындагы ихласлыкны түкми-чәчми күз алдына китерә дә бастыра.
Язмыш тарафыннан нинди генә сынауларга дучар ителмәсен, сәламәт тән һәм күңелдә һәрчак һәм һәр урында хөрлек һәм шаяру, тапкырлык һәм күңел көрлегенә урын бардыр дип беләм. Уйлап баксаң, һәркем үзенчә гыйбрәтле һәм кызык , җор һәм кабатланмас дәрәҗәдә матур икән бит. Күңелеңдә болыт әсәре булмаган чакларда., һәрхәлдә, бу шулай тоела, дөнья һәм кешеләр гыйбрәт, мавыктыргыч.
Драматург Т. Миңнуллин үзенең иҗатында әнә шул хакыйкатьне армый-талмый раслаучыларның берсе. Ул халыкның аеруча типик характер үзенчәлекләреннән җорлыкның гаять әһәмиятле нәрсә булуын тирәнтен аңлаган, тойган һәм шуны расларга омтылган сүз остасы. Әйе, җорлылык турыдан-туры тапкырлык, хикмәтлелек, халыкның фәлсәфи фикере, тормыш тәҗрибәсе белән дә тыгыз бәйләнештә.Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” һәм башка кайбер әсәрләрендә дә тормыш тәҗрибәсе һәм халыкның фәлсәфи практикасына нигезләнгән җорлылык, тапкырлык фикер кебек хәрәкәтләндерүче төп энергия чыганагы булып яши. Т. Миңнуллин Фәнис Яруллин белән бик күптәннән иҗади дуслыкта яши. Хат алышалар. Үзенең бер хатында ул болай дип яза: “...Мин дә эшкә утыргандай иттем. Өстәлгә ак кәгазь куеп, кулга каләм алмаганга бишбылтыр булган иде. Хәтта язу язып утыру ничектер ят эш булып тоелды. Инде ияләшеп киләм.
“Әлдермештән Әлмәндәр” дигән комедия башлап җибәреп, ун битен сызгалап куйдым. Үзенә күрә бер фәлсәфи әйбер булырга тиеш. Очына чыга алырмынмы, белгән юк. Болай бик әтәчләнеп язам инде. Язып бетергәч, укып чыгарга да, Туфан – Аристотель, Туфан – Гоголь, дип әйтерләр төсле. Мондый бөек философка һәйкәл куймый булмас дип, Казан мәйданнарыннан һәйкәл өчен урын эзли башларга кирәк. Минем фикерне сорасалар, кайсы җирне күрсәтим икән? Укып чыгып аңламасалар да үпкәләмим, бөек философларны гасырлар үткәч кенә аңлаганнар. Кыскасы, син миңа уңыш телә, мин сиңа уңыш телим.
Карале, Фәнис, пьеса дигәннән, шигырь өчен бер тема туды. Пьесага бик уңышлы җыр чыгардым да (үзем өчен уңышлы инде), шуны кемгә дә булса укып, шатлыгымны уртаклашасым килде. Берәү дә юк янымда – ялгыз икәнмен.”

 6. Әсәр тирән фәлсәфәгә ия.
Үзе юмор, шаяру катыш әйсә дә, бу пьессасы чынлап та тирән фәлсәфәгә ия әсәр булып чыкты. Озак еллар сәхнәдән төшми уйналуында гына түгел хикмәт, ә халыкның, дөресрәге татар милләтенең, тормышка ябышып ятуы, яшәүчәнлеге, күп кенә авырлыкларны юмор аша кичерә белүе күрсәтелә бу әсәрдә.
Театр өлкәсендә могҗизалар сирәк була. “Галиябану” (М.Фәйзи) могҗизасы, “Зәңгәр шәл” (К.Тинчурин) могҗизасы, “Әни килде” (Ш.Хәсәнов) могҗизасы, “Хуҗа Насретдин” (Н.Исәнбәт) могҗизасы, “Кичер мине әнкәй” (Р.Батулла) могҗизасы һәм, ниһаять, “Әлдермештән Әлмәндәр” (Т.Миңнуллин) могҗизасы.
Алда санаган әсәрләр еллар дәвамында төрле куелышларда яшәп килә. Алардан аермалы буларак, Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәренең бер куелышта утыз ел сәхнәдән төшмәве могҗизаларның да могҗизасыдыр. Татар театры тарихында (бәлки дөнья театрлары тарихында да) мондый хәлнең булганы юк.
Театрда могҗиза булсын өчен биш шарт бар. Аның беренчесе – яхшы пьеса. “Әлдермештән Әлмәндәр” исемле яхшы пьеса язылды. Туфан булачак биш могҗизаның беренчесен хасил итте. Бу әсәр халыкчан. Гап-гади авыл карты, гап-гади тормышта яши. Сугышлардан исән чыккан, итәгатьле уллар үстергән. Нинди генә авырлыклар килсә дә шаянлыгын, мутлыгын ташламаган, тере Әлмәндәрне, “живодурдай” куәтле, дәртле татар сурәтен барлыкка китергән автор. Туфан Әлмәндәр сурәтендә бөтен татар милләтенең образын иҗат иткән. Әлмәндәр карт авылның фикер иясе (философы), җиргә, йолаларга ябышып үскән Әлмәндәр кебек картлар дөньяның тоткасы икән, ләбаса. Икенче могҗиза режиссер кулында. Остаз М.Сәлимҗанов Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ын кабызып, татар дөньясын шаулаткан иде. Татар дөньясын гына түгел, театрга татар булмаган башка халык вәкилләре дә дәррәү йөри.

Т. Миңнуллин иҗаты буенча дәреснең план конспекты


Тема: Туфан Миңнуллин иҗатына күзәтү. 

Әлмәндәр – ил карты.

Максат: 1.Күренекле драматургыбыз иҗаты буенча өйрәнгәннәрне гомумиләштерү
          2. «Әлмәндәр – ил карты».Әлмәндәр образы аша яшәү мәгънәсен аңлату;
          3.Укучыларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт, соклану, горурлык хисләре  тәрбияләү;

            Җиһазлау:Т.Миңнуллинның портреты, китапларыннан күргәзмә, “Сабантуй” газетасы, “Авыл эте Акбай” тамашасының афишасы, укучыларның презентацияләре,

Дәрес барышы

1.Оештыру. 1.Уңай психологик халәт тудыру.
                        2.Дәрес максаты белән таныштыру.
Бүгенге дәрестә без Туфан Миңнуллин һәм аның иҗаты буенча белемнәребезне гомумиләштерербез.”Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе буенча Әлмәндәр образы өстендә эшләрбез.

Укытучының кереш сүзе. Дәресемне Президентыбыз М.Ш Шәймиев сүзләре белән башлыйсы килә:”Туфан Миңнуллин - гаҗәеп талант иясе. Берсеннән берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләрен коеп кына куя, коеп кына тора..” Заманыбызның, тормышның кайсы ягына гына кагылмасын, Туфан Миңнуллин аны үзенчә күрә, үзенчә бәяли һәм халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп сурәтли. Аның геройлары күп сөйләшми, монологлары кыска, диалоглары җанлы, һәм мавыктыргыч. Ул геройларын көчләп сөйләштерми, алар үзләре сөйләшә, үзләре мөстәкыйль тормыш белән яши, уйный-көлә, шаяра. Олпат Ил агасы, милләт язмышы өчен кайгырып, ил борчуы белән борчылып яшәүче һәм иҗат итүче олуг зат, фидакарь шәхес ул. Аның әсәрләренең сере, тылсымы нәрсәдә? Ничек аның әсәрләре шул кадәр дә җанлы, мавыктыргыч икән?

 II.Белемнәрне актуальләштерү 
Сүз укучыларга бирелә. Күренекле драматургның тормыш юлын кабатлап үтәбез.



III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

Дәрес барышы

«Әлмәндәр – ил карты».Әлмәндәр образына характеристика
1 укучы комедиянең эчтәлеге белән кыскача таныштырып чыга.


Спектакльнең башыннан ахырына кадәр Әлмәндәр гел сәхнәдә. Әлмәндәр тормыш фәлсәфәсе, тормышны яратуы, кояш кебек нур чәчеп торуы белән бөтен татар халкына да, бүтән халыкларга да якын. Һәм иң мөһиме – халык Әлмәндәрне үз итте.Авыл картларының барысына да уртак бер сыйфат бар. Күпне күргәннәр, күпне беләләр.Бу картлар кайвакыт үлемнәрен көтеп яшиләр кебек тоела. Бу алай түгел. Алар – халкыбызның үткән язмышы, тарихы, акыл һәм тәҗрибә мәктәбе.Әлмәндәр шундыйлардан. Ул үткәнне бүгенге белән тоташтыручы буын кебек.
1.Әлмәндәр карт белән без кайчан очрашабыз һәм ул нинди киемнән?
2.Әлмәндәрнең Әҗәл белән очрашуы. Яшәү белән үлем арасындагы каршылыклар.
3. Әҗәл белән Әлмәндәр кайларда һәм ничә тапкыр очрашканнар?
4.Әлмәндәр карт Әҗәлне ничек алдалый, ул аның белән ничек сөйләшә?
5.Әлмәндәрнең Евстигней дәдәй белән дуслыгы турындагы фикерләрегез.
6.Ә хәзер Әлмәндәргә тулы характеристика бирик.


Әҗәл белән Әлмәндәр арасындагы каршылыкны нидән гыйбарәт?

Кеше образына кергән, 1550 нче номерлы Әҗәл – кояшлы Әлмәндәрнең, Гомернең, Яшәүнең капма-каршысы.Ул кара киемнән. Әҗәл Әлмәндәрнең иң зур, иң көчле дошманы. Әҗәл Әлмәндәрнең улларын тартып алган, күпме кешеләрнең җанын алган. Әҗәл җимергеч көч. Ул көлә дә белми, эшли дә белми. Аңа Әлмәндәрнең җанын алу бурычы йөкләнгән. Әҗәл үлемсез. Бар белгәне:кайгы-хәсрәт, күз яшьләре. Ләкин ул Әлмәндәр белән күбрәк аралашкан саен яхшыра бара. Әҗәл хәтта Әлмәндәрне алып китәргә үзе дә кызгана башлый.

Әҗәл Әлмәндәрне ничек сурәтли? Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган Кеше. Ул – авылның шатлыгы, өмете. Аны күреп сөйләшкән кеше кайгысын оныта.(Әҗәл сүзләре)
Тормышның ачысын-төчесен, нужасын, бәхетен ил белән бергә татый Әлмәндәр.Тик авыр язмыш кичерсә дә, Әлмәндәр тормышка мәхәббәтен югалтмый, ул һаман-һаман яшәргә омтыла. Үзенең яшәү дәртен башкаларга да бирә.Шат күңелле, “кеше мине күргәч елмая икән, мин дөньяга кирәк әле” дип яшәүче карт нигә әле үләргә тиеш? Буыннар эстафетасын саклап калу өчен ил агасы буларак кирәк әле ул. Улы Искәндәр өчен дә, Мансур белән Гөлфирә өчен дә, кечкенә  малай Илсур өчен дә кирәк әле ул.Әлмәндәрнең шаян, елмаеп торган күзләре, үзенең картлыгына, хәлсезлегенә юмор белән генә карый кебек.
Пьесаның төп асылы нәрсәдән гыйбәрәт соң?
            Әлмәндәр карт бу дөньяда озак яшәгән. Инде артыгын яши башлаган, шуңа күрә аны теге дөньяга алып китәргә дип Әҗәл килә. Әлмәндәр карт бөтен әсәр буенча шушы Әҗәлне тилегә санап, алдап йөртә. Кешенең үлем белән булган бу көрәшендә картның гаҗәеп дәрәҗәдә тормышка чыдамлыгы, һәм тормышны сөюе сурәтләнә. Карт үз өстенә төшкән бөтен авырлыкны халкы белән бергә күтәргән. Ул бирешмәгән, түзгән һәм тормышны яратуын саклап калган. Шуңа күрә дә 91 яшендә дә шәфкатьле, йомшак күңелле, ачык йөзле, көләч күзле Әлмәндәр әле дә тормышны сөя, хезмәт белән яши, шаянлыгын да югалтмаган. Тормыштан тәм табып яшәү сакланган. Әлмәндәрдә кешенең чын асылы, зирәк акылы, халыкның күңел байлыгы, акыллы кешенең тормышка фәлсәфи карашы яшерелгән.
Әлмәндәр бабайның килене белән аралашканда мөнәсәбәте нинди?
Килене Өммия белән картның сөйләшүләрендә җитдилек, наянлык, үзсүзлелек һәм хөрмәт итешү аралашып килә. Өммия аның сәер-әкәмәт кыланышларыннан шактый ук туйган, шуңа күрә еш кына бәхәскә керә. Ләкин ни генә булмасын ул кайнатасын санлый. Тегесе дә аны хөрмәт итә.”Озынайса да, кыскарса да –үз телем... Үзеңдә дә сандугач теле түгел” – ди.
Әлмәндәрнең яшьләр белән аралашуы ничек бирелә?
Мансур һәм Гөлфирә кебек яшьләр, кечкенә Илсур белән аралашканда, картның мөнәсәбәте үзгә. Монда ул – шаян, котыртып-үчекләп сөйләшергә ярата торган кеше. Ул яшьләрне үзенә тиң күрә, аларны аңлый, аларның яшьлек сыйфатларын хөрмәт итә.Шаяртып, төрттереп сөйләшүе артында аның һәркемне яратуы, олылавы ята. Илсурга өйрәткән җырлары да кызыклы.
Әҗәл Әлмәндәрне ни өчен яктыда, таң алдыннан алып китә?( тексттан табып укып күрсәтегез) 319 бит хрестоматия
Әҗәл.Нәрсә инде син. Кем дип беләсең мине ул кадәр. Син генә алдашасың, мин гадел эш йөртәм. Кулыңны куймаган килеш сиңа орынаммы?.. Төнлә алып китмим сине. Таң атканда, кояш чыгар алдыннан, көн уянганда. Күңелең гел яктыда булгач, үлемең дә якты да булсын. Ә бүген төнлә син теләгән нәрсәңне эшли аласың.
Әлмәндәрнең теләге нинди?
Әлмәндәр. Юк. Мин кылган эшләремә үкенмәдем.Эшләргә ниятләгән эшемне ахырына җиткезеп туктадым. Ярты юлда менә шушы алачык кала, тагын... тагын... Дөнья кала. Төзелеп бетмәгән дөнья кала. Төзеп бетерәсе иде. Кешеләр үлсәләр дә, ичмасам, минем яшемә җитеп үз үлемнәре белән үлсеннәр иде. Уттан кырылмасыннар иде.
Әлмәндәр  бабай якыннарын үз янына җыя да әкрен генә, бер кешегә дә сиздермичә, Әҗәл белән китеп бара.

Туфан Мижнуллин әсәрләренең сере, тылсымы нәрсәдә? Ничек аның әсәрләре шул кадәр дә җанлы, мавыктыргыч икән?Дәрес башында шундый сорау куйган идем (укучылар фикерен тыңлау).

Укытучы сүзе.Туфан Миңнуллинның кешеләрне, тормышны, табигатьне, бар дөньяны яратуыннан киләдер.Аның әсәрләрендәге яман затлар да бөтенләе белән яман түгел, ә бәлки ялгышкан, адашкан бичаралар. Хәтта адәмнәрнең җанын алырга килгән Газраил дә Туфан Миңнуллин кодрәте белән әкренләп яхшы якка үзгәрә.
Туфан Миңнуллинның һәр әсәрендә, әсәрнең үзәгендә ихласлык һәм халык язмышы өчен борчылу ята. Ул һәр сүзне кайда һәм ничек итеп әйтергә кирәклеген яхшы белә.
Туфан Миңнуллин әсәрләрен укыгач, пьесаларын карагач, арыган күңелләргә дәрт өстәлә, озак кына аның геройларыннан аерыласы килми, тагын-тагын шул образлар белән очрашасы килә.Туфан Миңнуллин үлемсез әсәр иҗат итте.Әлмәндәрләр үлемсез.Аның тормышка, кешеләргә булган  булган мөнәсәбәте, тормышны яратуы үлемсез.


Бегәнебезчә, әлеге әсәр 30 ел буе сәхнәдән төшмичә, Г. Камал ис. Татар Дәүләт Академия театрында куелды.

Әсәрне сәхнәләштерү тарихыннан


            IV.Өй эше
Үзеңә ошаган 3 теманың берсенә сочинение язарга.
1.”Әлмәндәр – ил карты”
2”Әлмәндәр чын халыкчан образ”
3.”Туфан Миңнуллинның  татар драматургиясен үстерүдәге роле”